Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Туган көнегез белән, Таңсылу Илшатовна!

Кышның күңелләргә аклык өстәгән карлы-бәсле дә, җаннарга наз биргән кояшлы да көнендә җиһанга нур булып дөньяга килгән ул.

Шуңадыр да, коллегабыз Таңсылу Саниева үзенә иң садә сыйфатларны җыйган: гадел дә, тыйнак та, кешелекле дә, тәвәккәл, ярдәмчел дә ул.... Хәер, аларны әле тагын да күпләп санап булыр иде.
Таңның үзе кебек сылу Таңсылуыбыз гүзәл табигатьле Башкортстанның танылган шәхесләре, иҗат әһелләре чыккан төбәгеннән. Менә шушы иҗтиһат мохитендә ул да бар яклап талантлы, актив, спортка хирыс булып үсә, югары уку йортында журналист белгечлеге ала, республиканың матбугат өлкәсендә беренче, кыю адымнарын ясый.
 Бүгенге көндә Таңсылу Илшат кызы "Маяк" газетасы баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтип. Шушы җаваплы вазифаны башкаруы өстенә журналист буларак та иҗатын дәвам итә. Аның тирән анализлы, кызыксынып укыла торган язмаларын газета укучыларыбыз ярата, көтеп ала.
Җитди мәсьәләләрне дә җиңел хәл итә белгән, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, ышанычлы коллегабыз коллективта олы хөрмәткә ия. Тәҗрибәле журналистларыбызга ул лаеклы алмаш булса, ә инде яшьләргә үрнәк остаз.
Коллегабызның туган көне Халыкара белем көненә туры килүе дә юкка гына түгел: ул һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшли, һәр өлкәдә яңалыклар белән танышып барырга тырыша. Күптөрле республика бәйгеләрендә катнашып күркәм җиңүләр яулавы да шуны дәлилли.Газетабызны оператив, заман сулышында итүдә аның зур тырышлыгы салына.
 Яраткан, хөрмәтле коллегабызга иҗади уңышлар теләп, алга таба да куанычлы вакыйгалар, зур җиңүләр генә кичереп яшәвен телибез.
 Таңсылу Илшатовна! Гомерегезнең иң гүзәл чорында билгеләп үткән туган көнегез белән!   Сәламәтлек, гаилә бәхете, тормышыгызның гел аклыклардан һәм шатлыклардан гына торуын телибез! Иҗат ялкыныгыз һәрчак шулай очкынланып янсын! 

 Хөрмәт белән һәм яратып, "Маяк" газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев