Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Туган көнегез белән, Фәрхәт Фәһимович!

Бүген баш мөхәрриребез Шәйхулов Фәрхәт Фәһим улының туган көне. Шул уңайдан без – “Маяк” коллективы, аңа иң изге теләкләрне, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез.

Фәрхәт Фәһимович!

Сез моннан берничә ел элек баш мөхәррир дилбегәсен үз кулларыгызга алгач, редакциябез дә, газетабыз да шушы аз гына вакыт эчендә шактый гына үзгәрешләр кичереп өлгерде: эш шартлары уңайланды, яңа җиһазлар алынды, иң беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин ителеш җайга салынды, “Маяк”ның йөзе, ягъни дизайны белән бергә эчтәлеге дә шактый үзгәрде. Газета укучыларыбызның сорау-тәкъдимнәренә киң урын бирелә башлады, хезмәт кешесе, кул осталары, кызыклы кешеләр төп геройларыбызга әверелделәр, укучыларыбыз аеруча яраткан әхлак темасы, гыйбрәтле хәлләр ешрак чагылдырыла башлады. Басмабызның шушы авыр чорларда да тиражын югалтмыйча, республикада иң күләмлеләрнең берсе булып калуында да Сезнең нәтиҗәле эшчәнлегегез ята.

Туган көнегез белән котлап, Фәрхәт Фәһимович, Сезгә шушы җаваплы да, тынгысыз да вазифагызда зур сабырлык, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Сезне тирән хөрмәт итеп, “Маяк” газетасының хезмәткәрләр һәм ветераннар коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев