Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Туган көнең котлы булсын!

Фазуллина Гөлнара Минлемияссәр кызын гомер бәйрәме – 44 яше тулган көне белән котлыйбыз.

Тулы бәхетле, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек телибез. Безнең почтальон Гөлнарага бик җаваплы хезмәтендә уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын, Амин. Һава торышының нинди булуына карамастан, почтальон-элемтәче үзенең хезмәтен үтәү өчен ашыга. Аны күпме өлкән яшьтәгеләр көтеп алалар. Йомшак сүзле, ачык йөзле, җитез Гөлнара: “Хәлләрегез яхшымы, мин килдем”, – диеп килеп керә өйгә. Рәхмәт укып, дога кылып озатып калабыз. Газетаҗурналларны, пенсияне вакытында алабыз. Җитез, игътибарлы, тыйнак, үзенең хезмәтен төгәл үтәүче кеше генә элемтәче исеменә лаек була ала. Безнең Гөлнарабыз да шундыйлардан. Рәхмәт, Гөлнара! Озак еллар сине көтеп алучы өлкән яшьтәгеләрне куандырып эшләргә язсын сиңа. Үземә бу эш бик таныш, почтаның бөтен өлкәсендә дә эшләргә туры килде миңа. Хезмәт кенәгәсенең беренче битендә “связистка” диеп язылган. Элемтәчеләрнең һәммәсенә дә уңышлар теләп калам.

Мөнтәзирә Хаҗипова

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев