Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Әтиебезнең шатлыклы юбилее!

Ягъни безнең нефтьчеләр гаиләсе династиясенең хезмәт стажы – 123 ел!

Әтиебез Сирин Вәгыйзь улы Мөхәммәтшинның 80 яшьлек юбилее. Әйе, бу безнең яшәешебездәге иң олы вакыйга, иң тантаналы бәйрәм! Әниебез Зәбирә белән алар бөтен булган мөмкинлекләре-булмышларын биреп, һәркемгә ихлас мөгамәләле-кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләп, укытып, лаеклы һөнәрле итеп безне олы тормыш юлына чыгардылар. Безнең чиксез бәхетле булуыбыз – аларның олы шатлыгы!

Әтиебез Сәпәй авылында игенчеләр гаиләсендә җирне яратып – ямьле тугайлыкларында, җиләкле аланнарында бәләкәйдән эш арасына кереп үсә. Колхоз фермасы-кырларында чыныгу ала. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайтуга, үзенең хыялы – нефтьче булу теләгенә ирешүдә тәүге адымнарын ясый. “Азнакайнефть” идарәсенең катлам басымын саклау цехында слесарь, балта остасы да була, аннары насос станциясе машинисты, операторы. Әлбәттә, асыл кеше эшендә күренә. Кайсы гына участокта булмасын, һәрнәрсәне бик төгәл, сыйфатлы башкару төп гадәтенә әверелгән. Монда лаеклы ялга киткәнче, 33 ел фидакарь хезмәт куя. Укый-эзләнә, даими осталыгын күтәрә, һәрчак алдынгы сафта була. Ул 1971 елда “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале, 1974-1986 елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, бишьеллык ударнигы билгеләре, мактау дипломы-грамоталары белән бүләкләнә.

Әниебез дә безнең өчен яшәде һәм эшләде: электр җиһазларын ремонтлау буенча 38 ел хезмәт куеп, үз һөнәренең остасы булып танылды.

Һәрчак шулай шат күңелле, бәхетле бул, хөрмәтле әтиебез. Олы юбилеең мөбарәк булсын, озын гомер, шатлык-куанычлар һәрдаим озата барсын сине!

Кызың Халидә, улың Таһир, киявең Айдар, киленең Рүзилә, оныкларың Рәмис, Диләрә, Алсу, Рәмзил, Әмир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев