Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

Сәмигуллина Вәсилә Наил кызын юбилее белән тәбриклибез!

Алабуга районы Ядегәр авылында туып үскән, 30 елдан артык гомерен Стәрле балаларына рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә багышлаган хөрмәтле хезмәттәшебез Сәмигуллина Вәсилә Наил кызын матур юбилее белән тәбриклибез!

Авылыбызның бик уңган килене ул Вәсилә апа. Аш-суга, бәйләм-тегүгә оста, йорт эшләренә өлгер. Бөек рус шагыйре Н. Некрасов язганча, печәнен дә чаба, утынын яра, хәтта чабып барган атны да туктата. Бер сүз белән әйткәндә ир-атлар белән ярышып эшләүче дә ул, бер эштән дә куркып тормый.

Фәнис абый белән 1 ул, 1 кызларын устереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Инде хәзер оныкларына куанып яшиләр. Вәсилә апа каенанасы һәм каенатасын тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озатты.

Вәсилә апага сәламәтлек, күңел көрлеге, Фәнис абый белән тигезлектә, мул куанычлы тормыш телибез.

Югары Стәрле укытучылар коллективы һәм техэшчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев