Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Хөснетдинова Асия Миргалим кызын туган көне белән котлыйбыз!

Түбән Стәрле авылында туып-үсеп, хәзер дә шунда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Хөснетдинова Асия Миргалим кызына 26 декабрьдә 89 яшь тула. Бала чагы сугыш чорына туры килгән, әтисе фронтта һәлак булган әниебез нинди генә авырлыклар кичерми.

Әтиебез Хөснетдинов Габдерәүф Фәррахетдин улы белән 65 ел тату, матур, үрнәк гомер иттеләр. Безгә, дүрт баласына, белем бирделәр, тормыш юлына чыгардылар. Әтиебез бакыйлыкка күчкәнгә 5 ел була. Урыны җәннәттә булсын!

Кадерле әниебезне гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлектә, бары тик куанычлар гына кичереп, арабызда озын-озак гомер яшәвен телибез!

Балалары, онык-оныкчыклары

 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев