Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Юнысова Фәридә Салих кызын юбилее белән котлыйбыз!

Сөекле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, йомшак әбиебез Юнысова Фәридә Салих кызының 2 гыйнвар көнне олы юбилее. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Тормыш юлларыңда биш балаңа да, әтиебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына иңнәребездәге авырлыкны тоймадык. Һәрчак балаларым дип яшәдең.

Рәхмәт, әни, бик зур рәхмәт сиңа!

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Синнән җылы алып һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Сине яратып: тормыш иптәшең Нургаяз, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыклары

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев