Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

Шәйхулов Мисхәт Әсхәт улын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Чалпы авылында туып-үскән, хәзерге көндә Зур Сукаеш авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шәйхулов Мисхәт Әсхәт улын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән котлап, без сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлыклар, якыннарың белән бергә куанычлы, тигез, имин тормыш телибез. Синең гомер һәм хезмәт юлың мактауга лаек. Җаваплы һәм игътибар таләп итә торган урында эшләдең. Тормышта гадел, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтең, намуслы, тырыш, булуың белән аерылып торасың.

Әти, син – гаиләбезнең ныклы терәге, олы җанлы, киң күңелле, кайгыртучан һәм таләпчән булдың. Һәрчак синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Алдагы көннәрдә дә һәр көнгә сөенеп, балаларыңны, оныкларыңны колач жәеп каршы алып, әни белән тигезлектә куанып гомер итәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызың, киявең, улларың, киленнәрең һәм оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев