Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе Сезгә!

Азнакай районының Ямьле Ык буйларында урнашкан Сарлы авылында туып, хәзерге көндә Яңа Юл бистәсендә гомер кичерүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Бәдертдинова Әнисә Галимҗан кызының 22 ноябрьдә олы гомер бәйрәме. 

Кадерлебез, сине шушы олы, шатлыклы, истәлекле бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең киңәшчебез, ышанычыбыз, тормыш юлында ныклы таянычыбыз да. Безгә күрсәткән игелекләрең, биргән үгетнәсыйхәтләрең өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Киләчәк тормышың да тыныч, матур, мул тормышта, кайгы-хәсрәтсез тик шатлыкларга төренеп кенә узсын. Ходай сиңа ныклы сәламәтлек бирсен. Әти белән пар канатлар булып безгә – балаларыңа кадерле әни, әби булып, туганнар, дуслар белән аралашып, тынычлыкта, муллыкта озын-озак еллар яшәргә насыйп итсен.

 

Юбилеең котлы булсын, әни,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең

Шатлыклар килеп кенә.

Чәчләреңә инде чал керсә дә,

Көч бар әле синдә яшьнәргә.

Дус-туганнар белән озын-озак

Яшәргә дә әле яшәргә.

Узган гомерләр аккан су,

Су буйлары тал-тирәк.

Тормыш юлларын узганда

Син бит, әни, бик кирәк.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, әти-әниең һәм барлык туганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев