Азнакаево
  • Рус Тат
  • Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

    Сөекле сеңлебез, кадерле апабыз Галиуллина Нәҗибә Шаһәдәт кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    Апа, тумыштан ук Ходай күңелеңә кешелеклелек, туган җанлылык орлыкларын мулдан салган. Изгелек төшенчәсен яшәү максаты итеп куйган, әниебез урынына калган зур хөрмәткә лаек туганыбыз син. Борчуларыбызны йөрәгең аша үткәреп, шатлыкларыбыз өчен бездән дә артык сөенәсең. Без синең сау-сәламәт булуыңны, Фәнил җизнәбез белән мул тормышта тигез яшәвегезне телибез.

    Бер карында ятып, сулыш алып,

    Бу дөньяга аваз биргәнбез.

    Бала чактан бергә килгәнбез дә,

    Кайгы-шатлыкларны бүлгәнбез.

    Ел арасы, еллар барасы,

    Кулбашыңа куллар саласы.

    Туганнарның булмый ул яңасы,

    Безгә мәңге бергә каласы.

     

    Иң изге теләкләр белән: Марсель-Вәсилә, СалаватРезеда, Нәзирә-Рәсим, Азат-Энҗе һәм балалар

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: