Азнакаево
  • Рус Тат
  • Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

     Язның шау чәчәккә күмелгән чагында Урманай авылында туып-үскән, бүген Яңа Юл бистәсендә гомер итүче хөрмәтле кызыбыз, апабыз Төхбәтуллина Светлана Әхәт кызы 18 майда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Кадерлебез, син сабырлыгың, тырышлыгың белән безгә һәрвакыт үрнәк. Тормыш авырлыклары алдында бирешмичә, улың, кызың, киявең, оныгың өчен тормышта терәк булдың. Киләчәк гомереңдә ныклы сәламәтлек белән балаларың, оныгың, туганнарың, дусларыңның хөрмәтен тоеп, мул тормышта Ходай биргән һәр көнгә сөенеп яшәргә язсын.

    Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән: әниең Галия, әтиең Әхәт, энең Зөлфәт, киленең Илсөя, энеләрең Салават, Азамат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: