Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!

Сөендек авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Махиянов Нәфис Тимерҗан улына 8 августта 60 яшь тула.

Кадерлебезне шатлыклы бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз.

Сиңа бездән бер генә теләк – саулык. Тән сихәтлеге – ул озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

 

Бүген синең юбилеең, әти!

Алтмыш яшең – Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен.

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев