Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерле әниебез!

Азнакай районы Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Афзалова Дания Сабирҗан кызына 13 апрельдә 80 яшь тулды.

Әниебезне Чистай педучилищесын тәмамлагач, Азнакай районына эшкә җибәрәләр. Кечкенә генә буйлы, кара озын толымлы бу кыз юлында Кәкре Елга авылында туып-үсеп, армия хезмәтен тутырып кайткан әзмәвердәй егет Афзалов Илдус Фатих улы очрый. Озак та тормый язмышларын бергә бәйлиләр, төп нигезгә урнашып, яши башлыйлар.

Әниебез 40 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Авылның өч буын баласын бәла-казасыз үстерә. Хәзер дә хезмәтләрен искә алып, бәйрәм саен балалар бакчасына чакырып торалар, яисә ишек алдын тутырып, балалар белән өйгә киләләр. Ә үзләре өлкән яшькә җиткән тәрбияләнүчеләр әниебезне зур хөрмәт белән искә алалар.

Әтиебез Афзалов Илдус Фатих улы гомерен үзебезнең колхоз эшенә багышлады. Инженер да, трактор бригадиры да булып хезмәт куйды, күп кенә мактаулы бүләкләргә лаек булды. Әти-әниебез 54 ел бергә гомер иттеләр. Әйләнеп карасаң, шул еллар артында күпме сабырлык, түземлек, ихтыяр көче һәм хезмәт куелган! Алар ике кыз үстереп олы юлга чыгардылар. Олы кызлары үз эше – чәчкә үстерү белән шөгыльләнә, икенчесе Әлмәттә табиб булып эшли. Кияүләре дә уңганбулган, кешеләргә ихтирамлы. Соңрак бер-бер артлы биш онык дөньяга килә. Әби-бабай аларны да хезмәткә, тәртипкә өйрәтеп үстерәләр. Яллар җитсә, барысы да кайтып, кем нәрсә булдыра ала, җыйнаулашып бакча яки йорт эшләрен эшләп китәләр. Бәйрәмнәр, туган көннәр дә шул туган нигездә түгәрәк өстәл янында күңелле итеп үтә. Ул табын янына хәзер инде оныкчыклар да өстәлә.

Хәзер инде, кызганычка каршы, әтиебез безнең арада юк. Шуңа да карамастан, әниебез аның теләкләренә тугры калып, төп нигезне саклап, барлык туганнарга хөрмәт күрсәтеп яши.

Кадерле әниебез! Һәрвакыт безне сөенеп каршы алып, хәерфатыйхаңны биреп озатып каласың. Һәрберебезнең күңел җылысын, кайгыртуын тоеп, яхшы хәбәрләребезне ишетеп шатлыкта яшәргә язсын.

Сиңа исәнлек-саулык, хәерле-игелекле гомер, җан тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән: кызларың Әлфия, Гөлфия, кияүләрең Хәмидулла, Хәлил, оныкларың Миләүшә, Булат, Данир, Гамир, Әмирхан, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев