Кадерле әтиебез, бабабыз Сәлимгәрәев Рәис Әхмәтгали улына – 85 яшь. Әниебез Сәлимгәрәева Рима Миргали кызы белән бергә яши башлауларына 61 ел тулды.
Әти-әни, без сезне кайнар котлыйбыз! Сез сугыш чоры балалары, авырлыкта үстегез. Эштән аерылмыйча урта һөнәр алып, 2 балагызны укытып олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзер инде оныкларыгызны үстерешәсез. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Олыгайган көнегездә сау-сәламәт булып, тигезлектә, муллыкта бездән игелекләр күреп, безнең арада озак яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз Сургут-Мәскәү-Сәпәй
Нет комментариев