Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!
Сөендек авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әтиебез Фатихов Мөсәвир Фатих улы һәм Фатихова Рәмүзә Нуртдин кызы!
Сезгә 3 октябрьдә гаилә корып яши башлавызга 60 ел тула. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигез һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп авырмыйча яшәвегезне, озын бәхетле гомер итүегезне телибез.
Ни теләсек тә аз булыр,
Кадерлеләребез, сезгә теләккә.
Аяз булсын тормыш юлларыгыз,
Дәрт сүнмәсен сезнең йөрәктә.
Бәйрәмегез белән котлап
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып ,
Пар канатлар булып яшәгез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Ак яулыклы Әнием,
Чал чәчле Әтием!
Яшәгез сез бергә озак-озак.
Әни бит ул өй кояшы,
Әти – дөнья терәге.
Көн дә сезне котлап кояш чыксын,
Сезне котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Калган еллар имин үтсеннәр.
Балаларыгыз – улыгыз, киленегез, кызларыгыз, кияүләрегез, 8 оныгыгыз –аларның кияүләре, киленнәре, 11 оныкчыгыгыз, туганнарыгыз, кода-кодагыйлар
Азнакай, Казан, Ноябрьск, Сөендек, Татшуган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев