Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе Сезгә!

Районның иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Әхмәдишина Лилия Мөгамбәр кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.

Гомерегезне мәгариф, җәмәгатьчелек үсешенә багышлап, Сез озак еллар шушы өлкәләрдә бар көчегез һәм белемегезне биреп, тырыш хезмәт куясыз. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез, киң кырлы сәләтегез, тирәнтен белемегез, бай тәҗрибәгез югары уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.

“Маяк” газетасы белән дә Сез даими элемтәдә, тыгыз хезмәттәшлек итәсез, төпле һәм кыю фикерләрегезне белдерәсез.

Туган көнегездә Сезгә иң изге теләкләребезне юллап, барлык якты уй-хылларыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, бәхет-шатлыклар телибез.

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев