Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле улым, тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабаебыз Сафиуллин Илдус Әхнәф улының 24 декабрьдә туган көне – 60 яшьлек олуг юбилее.

Кадерлебез, сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор гына. Син көчле рухлы, кешелекле, киң күңелле, юмарт һәм ярдәмчел. Тормыш үз сынауларын да бирде, ләкин син сынмадың-сыгылмадың, ир-атларча көчлелегең белән сабыр гына кичерә белдең. Киләчәктә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Уй-теләкләрең тиң, бәхет һәм шатлыкларың күп булсын. Балаларыбызның игелеген күреп, оныкларыбызга куанып, пар канатлар булып, тигезлектә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.

 

60 яшең тулсын әйдә

Күңелең картаймасын.

Йөрәктәге дәртең белән

Мәңге яшь булып кал син.

Әйтерсең бүген әле

Башлыйсың яши генә.

Керәсең атлап бары

Картлыкның яшьлегенә.

 

Иң изге теләкләр белән: әниең Тәхия, тормыш иптәшең Раушания, балаларың Айгөл, Альмир, киявең Марсель, оныкларың, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев