Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!

Кадерле әниебез, әбиебез Фәсхиева Роза Яков кызы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Без – 5 баласы, кияүләре, 10 оныгы, 14 оныкчыгы аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Әниебез 1950 елда урта мәктәпне тәмамлап, Алабуга укытучылар институтында укыганнан соң, Туйкә мәктәбендә эшли, 30 ел гомерен балаларга багышлый. Сабырлыгы, тыйнаклыгы, тәрбиялелеге барыбызга да үрнәк.

Әниебез 90 яшькә җитсә дә, бик актив: газета, китаплар укый, кроссвордлар чишә. Тәмле пироглар, ашлар пешерә. Олыгайган көндә мул, тыныч тормышта балаларга, оныкларга куанып яшәү – зур бәхет.

Әниебезгә куанычлы гомер, сау-сәламәт булып, безнең янәшәбездә озын-озак яшәвен телибез.

Азнакай-ЧистайТихоново-Сургут

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев