Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

Кәкре Елга авылында туып, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче улым, энебез ХӘМИДУЛЛИН Гаяз Мөҗәhит улы 5 декабрьдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен. 

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән: әниең, туганнарың
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев