Теләкләрнең иң изгесе - сиңа!
Башкортстанның Бакалы районы Яңа Сасыкүл авылында туып, хәзергесе көндә Күктәкә авылында гомер итүче Мирмиева Әнисә Сәет кызы 3 октябрь көнне 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, ярдәмчел, безнең өчен таяныч булган апабызны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Син бүген дә безнең өчен үрнәк һәм терәк булып яшисең, картлыгыңда бик бәхетле балаларың, оныкларың һәрвакыт кайтып хәлеңне белеп ярдәмләшеп торалар. Син гомерең буе «Авангард» колхозында терлекчелектә эшләдең, хезмәтеңне олы бәяләделәр, медальләргә, мактау кәгазьләренә күмделәр.
Сиңа алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, Ходай Тәгалә биргән гомерне яшәсәң иде.
Иң изге теләкләр белән: барлык туганнар исеменнән сеңлең Сәрия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев