Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сезгә, кадерлеләребез!

Октябрь Бүләк авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез Корбанова Венера Фәхртдин кызының олы юбилее.

Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 75 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.

Кешене бәхет тудырмый, үз бәхетен кеше үзе ясый. Син бәхетеңне үзең коеп, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың, һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең белән каршы алганың өчен рәхмәт сиңа. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып: тормыш иптәшең Хәмбәл, балаларың, оныкларың

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса югала.

Уйлама әле картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

 

Шушы көннәрдә кадерле әтиебез Корбанов Хәмбәл Әхәт улы да туган көнен үткәрде!

Кадерле әтиебез! Балаларың, оныкларыңның бәхетенә, уңышына куанып, әниебез белән озын-озак яшәргә язсын сиңа. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең түгәрәк булсын.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә балаларың, оныкларың өчен җирдә

Син иң изге Һәм иң кадерле!

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Венера һәм балаларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев