Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Хайсарова Тәгъзимә Мингалим кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Хайсарова Тәгъзимә Мингалим кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Җырымның моңы, тормышым нуры,

Кадерлем минем, газизем минем,

Игелек тулы олы йөрәкле,

Мәңге яшә, гүзәл әнием минем.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен,

Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни!” – диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың –

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Мигъдәт, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев