Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Түбән Якый авылында туып, Азнакай шәһәрендә гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, абыебыз, бабабыз, кодабыз, туганыбыз Закиров Илгиз Индус улының 21 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Кадерле кешебез, сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Зур хөрмәткә лаек, нәселебезнең алтын баганасы син. Алдагы көннәреңдә дә саусәламәт булып, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге белән балаларыңның кадерен, оныкларыңның рәхәтен тоеп, әниебез Рәйхана белән тигезлектә яшәргә язсын. Син безгә һәрьяклап яшәү үрнәге.

 

Уздың, әти, озын тормыш юлын

Горур атлап башыңны имичә.

Матур гаилә корып, һәммәсен дә

Калдырмадың ярдәм итмичә.

Һәммәбез дә зурлап, зур хәрефтән әйтәбез:

“Әти, бабай, абый, кода!” – диеп шатланып.

Балаларың, оныкларың белән

Яшә тигезлектә куанып. Амин!

Кешелекле син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле, әти, син булганга!

Яратабыз сине, кода,

Һәрбер гамәлең өчен.

Югалмасын, ныгып торсын

Тормышта яшәү көчең.

Тырышсаң маллар табыла,

Йөрәктән кан савыла.

Бар туганнарга үрнәк син,

Рәхмәт изге җаныңа.

60 яшьлек юбилеең белән!

Теләкләрнең сиңа изгесе.

Йөзгә чаклы Аллаһым саклап йөртсен

Нәселебезнең үрнәк көзгесен.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев