Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Син булганга тормышыбыз ямьле!

Чубар Абдул авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Мәгъдиева Гөлзирә Сәхипҗан кызын олы юбилее – 80 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Әниебез безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы, дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.

Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын! Балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләребезгә куанып озак яшә!

 

Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Кунак булып җирдә яшәргә.

Кояш та бит бүген елмая

Котлап сине туган көнеңдә.

Шул кояштай якты, җылы нурлар

Гел балкысын синең йөзеңдә.

 

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың, кодакодагыйларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев