Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Россия эшмәкәрләр көне белән!

Хөрмәтле Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре!

Сезне чын күңелемнән Россия Эшмәкәрләр көне белән тәбрик итәм.

Ул – мөһим бурычларны хәл иткәндә мөстәкыйльлектән, җаваплылыктан, кыю адымнардан курыкмаучы көчле рухлы кешеләр бәйрәме. Икътисадны кече һәм урта бизнестан башка күз алдына китереп булмый.

Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 350 актив эшләүче кече һәм урта бизнес оешмасы, 1154 шәхси эшмәкәр, 90 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 980 үзмәшгуль граждан исәпләнә. Халыкка төрле юнәлешләрдә хезмәт күрсәтеп, сез яңа эш урыннары булдырасыз, киң хәйрия эшчәнлеге алып барасыз. Һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулыйсыз, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән грантлар отасыз, социаль әһәмиятле проектларда катнашасыз, яңа идеяларыгызны һәм программаларны тормышка ашырасыз.

Илебездә булган катлаулы үзизоляция чорында авырлыкларга карамастан, уңышка ирешә алырлык көч-егәрегез, һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, алга таба да яңа җиңүләр, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тигезлек, тотрыклы керем һәм ышанычлы партнерлар телим.

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев