Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле китапханәчеләр, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Китапханәләр кешеләрне элек-электән белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Замана технологияләре көннән-көн алга барса да, аларның берсе дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.

Халкыбыз мирасын, борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне барлау, якташларыбызның иҗатларын укучыларга җиткерүдә көч куйган район китапханәчеләренә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Барлык планнарыгыз, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев