Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны Республика көне һәм районның 90 еллыгы белән котлады

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән олы бәйрәмнәр – Татарстан Республикасы көне, районның 90 еллыгы һәм Шәһәр көне белән кайнар тәбрик итәм!

 

Азнакаебыз, туган төбәгебез, республикабыз бар өлкәдә дә чәчәк ата! Бүгенге көндә ирешкән казанышлар – һәр өлкәдә намуслы хезмәт куйган райондашларыбызның, кара алтын ятмаларын үзләштерүче нефтьчеләребезнең, төзүчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Районыбызның 90 еллыгы “Азнакайнефть идарәсе һәм Актүбә бистәсенең дә 65 еллык юбилейлары белән туры килүе аеруча игътибарга лаек.

Яшәгән, гомер иткән җире үткәненә битараф булмаган һәркемгә бик якын да һәм кадерле дә. Кешелек тарихында 90 ел бер мизгел генә булса, районыбыз өчен ул – зур сынаулар, үсеш-казанышлар, социаль бурычларны хәл итү, максатларга ирешү чоры. Өлкәннәребез коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыклары, сугыштан соңгы елларда илебез икътисадын торгызу, нефть тармагын һәм агросәнәгать предприятиеләрен үстерү елларын яхшы хәтерлиләр.

Азнакай юбилеен чын мәгънәсендә якты йөз белән, лаеклы каршылый. Республикабыз һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән районда соңгы елларда гына яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, клублар, ФАПлар төзелде, заманча ачык бассейн сафка басты, күп кенә социаль учреждениеләр капиталь ремонтланды. Сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше өчен зур эшләр башкарыла, яңа җиһазлар сатып алына. “Безнең ишегалды” программасы нигезендә төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Ул шәһәрдә, Актүбә бистәсендә һәм авыллардагы 148 ишегалдын үз эченә ала. Быел Азнакайда Кара елга ярларын төзекләндерү буенча зур эш башкарыла, Татарстан мәйданы үзгәреш кичерә.

Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында иң өстенлекле урынны алып тора. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм һөнәри осталыклары нәтиҗәсендә район республикабызда лаеклы рәвештә алдынгы урында бара.

Җирлегебез икътисадын баетуда эшмәкәрләребез дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Аларның эшчәнлеген активлаштыру максатыннан яңа сәнәгать мәйданчыклары ачыла.

Безнең районда аерым күңел җылысы, кунакчыллыгы, намуслылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы гүзәл кешеләр яши. Нәкъ менә шундый сыйфатлар халыкның алга таба да мул тормыш алып баруына, районыбызның һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез булып тора.

Районыбыз үсешенең чишмә башында легендар кешеләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары буыны торды. Туган җиребезнең чәчәк атуы, үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Юбилей көннәре, матур бәйрәмебез безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Һәркайсыбызга эшебездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, хыял-өметләребезнең чынга ашуын телим. Без – Азнакайдан, без – азнакайлылар дип горурланып яшик!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев