Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикли

15 май – Гаилә көне.

Язның ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә без Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм күңелләребезгә тагын да аклык, сафлык өсти.

Гаилә – бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Тулы канлы гаиләдә без үзебезне ышанычлы, терәк-таянычлы итеп хис итәбез. Тормышта бер-береңә кирәк булып яшәүгә җитәме соң! Аның сикәлтәле, бормалы, сынау тулы юлларын үткәндә яныңда пар канатың, фикердәшең булу бик кирәк. Шушы учак җылысына сыенып, аннан көч, дәрт алып яшәгәндә генә без матур уңышлар яулый, куйган максатларга ирешә алабыз. Әлбәттә, йорт тулы бала-чага тавышы яңгырап торганда яшәешебез тагын да мәгънәлерәк, гаилә бәхете күпкә татлырак була.

Соңгы елларда гаиләләрнең статусы арту, демографик хәлнең яхшыруы куанычлы күренеш. Дәүләт тарафыннан гаиләләрне яклауга, яшь парларга торак шартларын яхшыртуда, балалар үстергәндә һәртөрле матди ярдәмнәр күрсәтелеп килә. Гаилә – җәмгыятьнең нигезен генә түгел, ә язмышын да билгели, дию һич тә ялгыш булмас. Илнең ныклыгы турыдан-туры гаиләләрнең ныклыгына бәйле.

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең барчагызны да менә шушы матур, садә бәйрәм белән тәбрик итәм! Һәркайсыбызга гаилә иминлегендә, бары тик шатлык-куанычлар гына кичереп, парлы тормышта бәхетле яшәргә язсын!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев