Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олы юбилеең белән!

Бөтен табигать яңарган, һәр тарафта яз сулышы сизелгән, назлы кояш җылы нурларын сипкән, шомыртлар, сиреньнәр, чияләр ап-ак чәчкәгә төренгән матур чорда Азнакайда яшәүче якын дустыбыз, авылдашыбыз, хезмәттәшебез Халикова Нәкыя Сәлимҗан кызы 16 майда үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.

Тормышның әлеге биеклегенә менү җиңел булмагандыр, ләкин авырлыкларны җиңеп, зур тәҗрибә һәм сабырлык туплап, син бүген әлеге матур датаны каршы аласың. Сиңа күңелебез түрендә булган иң якты, иң җылы теләкләребезне җиткерәбез! Сәламәтлек ташламасын, күңел тынычлыгы һәрвакыт юлдаш булсын. Тәҗрибәле педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы бүген дә актив тормыш белән яши. Үзенең бай тәҗрибәсен кулланып, Таллы Бүләк авылына 100 ел тулуга багышланган “ Таллы Бүләгем күңел түрендә” китабын язуга эчтәлекле, бай материаллар туплауга зур өлеш кертүче дә әле ул.

 

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Дөньялыкта күр син савабын.

Тоеп яшә калган гомереңдә

Күңел назын һәрбер балаңның.

 

Һәрвакыт сабыр, һәркемгә ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булуыңны теләп, алдагы гомерләрең дә матур булсын дип: Җәвәһирә-Альберт, Миңсылу-Мәүзир, Флюра-Факил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев