Олуг юбилеең белән!
КОТЛАУЛАР

Олуг юбилеең белән!

 Безнең иң кадерле әтиебез Канафеев Илтөзәр Талип улының 1 октябрь көнне гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч тормышта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың hәм оныкчыгың.


Нет комментариев