Азнакаево
  • Рус Тат
  • Олуг юбилеең белән!

    Гаиләбез өчен туганыбыз кебек якын кешебез – Сарлы авылында гомер итүче Миңнегалиев Дамир Миңнегалим улын гомер бәйрәме – 80 яше тулу белән ихластан котлыйм!

    Аллаһка балаларыбызны кавыштырып, безне кодалар иткәне өчен бик рәхмәтлемен. Яхшылыгы белән генә күңелләрдә сакланган Флера кодагый белән дүрт балаларына да алар иманлы, яхшы тәрбия биреп, үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, олы җанлы, башкаларга ярдәмчел итеп үстергәннәр. Безнең балаларны да үзенекедәй якын күреп, аларны кайгыртып торган кодабызга киләчәктә дә исәнлек-саулыкта, ул-кызлары, кияүкиленнәре, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерүен телим!

    Югары Стәрле авылыннан кодасы Мәгъфур, балалар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: