Олуг юбилеең белән!
Тымытык авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Сафиуллина Тәхия Камал кызының 9 октябрьдә 85 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш насыйп булсын, картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә гомер итәргә язсын. Тормыш сынауларын да бирде сиңа, ләкин сабырлыгың белән сынмадың, сыгылмадың. Әниебез, алдагы көннәреңдә оныкларыңа, оныкчыкларыңа куанып, туган нигезнең утын сүндермичә яшәргә язсын. Гомер буе без – балаларың, оныкларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әни.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Сине яратып: улың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев