Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар!

Иң күңелле, көтеп алган бәйрәмебез – Яңа 2021 ел якынлаша. Яңа елга без зур өметләр, якты уй-хыяллар белән аяк басабыз, үткәннәргә нәтиҗә ясыйбыз.

2020 ел ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу белән истәлекле булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле депутатлар сайлаулар узды. 2021 елда Азнакай районы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Районыбыз үсешенә, тарихына зур өлеш керткән легендар шәхесләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Аларның данлы традицияләрен бүгенге яшь буын дәвам итә.

Азнакайлылар һәрвакыт уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тордылар. Быел, авырлыклар булуга карамастан, халкыбыз сынатмады. Кырлардан рекордлы уңыш – 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Авыл хуҗалыгының, нефтьчеләрнең һәм төзүчеләрнең хезмәте белән горурланабыз. Спорт һәм мәдәният өлкәләрендә район республика буенча беренчелектә. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә шактый уңай үзгәрешләр булды.

Ел дәвамында районыбызда башкарган олы хезмәтләрегез өчен барчагызга да тирән рәхмәтемне белдерәм!

Елдан-ел Азнакаебыз үсә, яңара. 2020 елда юлларны ремонтлау һәм төзүгә 700 млн сумнан артык акча тотылды. Быел старт алган “Безнең ишек алды” программасы нигезендә 28 ишек алды төзекләндерелде. Республика программасы буенча 3 балалар бакчасы, 31 күп фатирлы торак йорт, үзәк сырхауханә капиталь ремонтланды. Җирлегебездә яңа социаль объектлар – диализ үзәге, Яңа Юл микрорайонында күп функцияле үзәк, спорт мәйданчыклары, православие храмы сафка басты.

Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 млн сумлык эшләр башкарылды.

Җирлегебез үсешендә нефтьчеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез. Ихлас күңелдән барлык азнакайлылар исеменнән “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Районда эшмәкәрлекне үстерүгә, яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыруга зур игътибар бирелә.

Әнә шундый күркәм эшләр һәм үзгәрешләр белән керәбез Яңа елга. Алдагысы тагын да уңышлырак булсын! Яңа ел иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, киләчәккә ышанычыгыз ныгысын! Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев