Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин хатын кызларны 8 март көне белән котлады

Азнакай район башлыгының 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы!

Кадерле гүзәл затларыбыз!

Сезне язның иң якты бәйрәмнәренең берсе – 8 Март – Халыкара хатынкызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Язның тәүге бәйрәме һәр елны безне җирдә табигатьнең уянуы, бар тереклекнең яшәрүе, җылылык һәм яктылык белән каршы ала, күңелләребезгә якын булган хатын-кызларыбызга карата изге хисләрне, мәхәббәтне тагын да арттыра төшә. Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, гаилә бәхетен һәм иминлекне тәэмин итүче булып торган һәм шулай булып кала да. Туган җиребез Азнакайның үсүендә һәм чәчәк атуында хатынкызларның роле бәя биреп бетергесез зур.

Бүген сез икътисад һәм агросәнәгать комплексының, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт тармакларының барлык өлкәләрендә уңышлы хезмәт куясыз, шәһәр һәм районыбызның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашасыз. Без бүген хатын-кыз ветераннарыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары толлары – барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз алдында аеруча зур рәхмәт хисе белән башыбызны түбән иябез.

Кадерлеләребез! Язның илаһи матур бу бәйрәмендә сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, байлык-муллык телисе килә. Барлык изге уйхыялларыгыз тормышка ашсын! Сөеп-сөелеп яшәгез, бәхетле булыгыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев