Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны ТР Конституциясе көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген Республикабызның мөһим бәйрәмен – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Тормышыбызга җәмгыять үсешенең борылыш чорында кереп, Конституциябез бердәмлекне ныгытуда, республика халыкларының мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен тергезүдә ышанычлы нигез булып тора. Үсешнең яңа баскычларына күтәрелү, тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшырту өчен безнең дус – тату яшәүче күпмилләтле, эш сөючән, тырыш халкыбыз, белемле, сәләтле яшьләребез, теләсә нинди катлаулы бурычны да башкарып чыга алырдай хезмәт сөюче гражданнарыбыз бар.

Шушы истәлекле бәйрәмебез белән тәбрикләп, бүген безне пандемия белән сынаган вәзгыять-яшәештә иң беренче чиратта сәламәт булуыгызны, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Күңелләребез көр, көннәребез тыныч булсын.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев