Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

Яшәешебезнең иң зур мәгънәсе һәм бәхете – ул тигез, тату гаилә. Җәмгыятьнең төп нигезен дә ныклы, бердәм гаиләләр тәшкил итә. Һәр яңа туган гаиләне без сокланып, хуплап кабул итәбез, аларга иң изге теләкләрне җиткерәбез. Гаилә ике йөрәкнең бергә кушылуы гына түгел, нәсел дәвамы, горефгадәтләрне олылау да. Ә инде тигез канат булып, бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп озак еллар гомер итүчеләрне һәрчак үрнәк итеп куябыз. Районыбызда андый гаиләләрнең күп булуы куандыра.

Барлык райондашларыбызны шушы матур, садә бәйрәм белән котлап, җан тынычлыгы, мәхәббәт, наз, бер-беренә кайгыртучанлык тоеп, гаилә бәхете кичереп яшәүләрен телим! Бер-берегезгә карата булган җылы хисләр беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев