Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай телевидениесе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне.

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән тәбриклим.

Бүгенге тормышыбызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.

Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икътисади, мәдәни, спорт яңалыкларын белеп торабыз. Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, еш кына батырлык, кыюлык һәм сабырлык та сорала.

Телетапшырулар - ул журналистларның, операторларның уртак хезмәт җимеше. Эшкә иҗади карашыгыз, вакыйгаларны вакытында җиткерергә тырышуыгыз, һәр төшерелгән кадр, эфирда яңгыраган сүз өчен җаваплылык тоюыгыз игътибарга һәм ихтирамга лаек. Сез үз тапшыруларыгызда җитди темалар кузгатып, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсез, район тормышына кагылышлы кискен проблемаларны күтәрәсез.

Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа идеяләр, иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек телибез. Үз тамашачыларыгыз өчен һәрчак кызыклы һәм кирәкле булып калыгыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев