Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай автомобиль транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

25 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне.

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Шуңа да шофер һөнәре иң киң таралган һәм кирәклеләрнең берсе. Без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз.

Сезнең һәр көнегез юллар белән бәйле. Юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын өчен аларны карап, төзекләндереп, тәртиптә тоту кирәк. Узган атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләгән юлчыларыбыз үзләренә йөкләнгән җаваплылыкның никадәр зур булуын аңлап эшли. Соңгы елларда районда юл төзелешенә, аны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Күп төрле дәүләт программалары нигезендә һәм җирле бюджет хисабына юллар салына, аерым трассаларда күләмле реконструкция эшләре бара.

Бәйрәм көнендә эшегездә зурдан-зур уңышлар, якты, имин юллар телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев