Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан гаете белән котлады

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле районыбыз һәм шәһәребез мөселманнары!

Ихлас йөрәктән сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә-юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Районыбызда яшәүче мөселманнар дистәләрчә еллар дәвамында башка традицион конфессияләр вәкилләре белән дустанә һәм үзара тату мөнәсәбәттә гомер кичерәләр. Мөселманнарның изге ният-омтылышлары һәм игелекле эш-гамәлләре бүген күпмилләтле районыбызда хакимлек иткән алгарышлы, иҗади тормыш ритмы белән тулысынча тәңгәл килә.

Изге Корбан бәйрәме тагын да олпатрак, мәһабәтрәк булсын, туган районыбыз һәм шәһәребез хакына яңа үрләр яулау, яңадан-яңа казанышларга ирешү өчен һәрбарчабызга көчилһам өстәсен, барлык башлангычларыбызда уңыш алып килсен, һәркемнең күңеленә сөенеч, йөрәгенә җан тынычлыгы иңдерсен.

Изге бәйрәм белән котлап, һәр йортка шатлык, иминлек, муллык телибез. Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев