Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Елның бер генә көнендә дә бу тармакта эш туктап тормый. Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алдынгылар сафында бара, бу сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Югары осталыгыгыз, зирәклегегез, җиребезгә сак караш һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә сез районыбыз икътисадын ныгытуга, халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә үзегездән зур өлеш кертәсез.

Иң зур рәхмәт сүзләрен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, аның нигезен салган кадерле ветераннарыбызга җиткерәсем килә. Бүгенге буын сезнең бай тормыш тәҗрибәгезгә, төпле киңәшләрегезгә таяна.

Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә-ләрегезгә иминлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар, кырларда һәрвакыт мул уңыш телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев