Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Агросәнәгать комплексы – районыбызның икътисади нигезе булып тора. Авырлыкларга карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмыйлар, үз бурычларын намус белән үтиләр, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел да кырлардан мул уңыш – 132 мең тонна бөртек җыеп алынды, гектардан уртача 33 центнер ашлык чыкты. Ике елга җитәрлек терлек азыгы әзерләнде. Сөт җитештерү күләме буенча район республикада беренче унлыкта бара, тәүлеклек савым 156 тонна тәшкил итә. Моңа авыл хуҗалыгына заманча технологияләр һәм инвестицияләр кертү, югары һөнәри осталыгыгыз, данлы традицияләргә тугры булуыгыз, эшне көйле итеп алып баруыгыз нигезендә ирешелде.
Районыбыз үсешенә нигез салган авыл хуҗалыгы ветераннары аерым хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннары! Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән бәйрәм белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йортларыгызга иминлек, муллык һәм бәрәкәт телим.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев