Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилейларыгыз белән!

Урманай авылында яшәүче Максудов Риф Газиз улына 23 сентябрьдә һәм Максудова Флера Фәррах кызына 25 сентябрьдә 80 яшь тула.

Сәламәтлек, ак бәхетләр һәм якты киләчәк телибез.

 

Зур бүләкләр алып бирер идек,

Тик аларның сезгә тиңе юк.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Әйтер рәхмәтләрнең чиге юк.

Туган көнегез белән тәбриклибез,

Тормыш күгегез булсын гел аяз.

Бәхетләрдән, шатлыклардан гына

Торсын сезнең һәр көнегез.

 

Шулай ук җәй аенда аларның бергә гомер итә башлауларына 61 ел булды.

 

Кушылып үскән куш каеннар кебек

Бергә үтә тормыш юлыгыз.

Авырлыклар булса, башлар ими

Иңне-иңгә куеп узасыз.

Яшисез сез, яшәвегез безнең өчен, безнең хакка.

Күңелебездә олы сөю, якты уйлар сезнең хакта.

Тормышыгыз үрнәк булыр барыбыз өчен һәрвакытта.

Яшәгез сез әткәй, әнкәй,

Сез бар чакта – без бәхетле бу дөньяда.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, кияүләрегез, киленнәрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев