Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеегыз белән!

Хөрмәтле хезмәттәшебез, танылган журналист, прозаик, матбугат ветераны Абдуллин Наил Малик улы бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәме – юбилеен билгеләп уза.

Бар җиһанны аклыкка төреп саф, ап-ак карлар яуган бер көнне искиткеч гүзәл табигатьле Урсай Ключ авылында, зыялы укытучылар: Әкрамниса һәм Малик Абдуллиннар гаиләсендә дөньяга килә ул. Җидегән чишмә суларын эчеп, ихатага терәлеп үк торган урман һавасын сулап, аның татлы нигъмәтләрен авыз итеп, табигатьнең гүзәллегенә сокланып үскән малай әлбәттә шигъри күңелле була һәм бик яшьләй кулына каләм ала. Һәрбер ир-егетләр кебек хәрби бурычын үтәп, Төньяк Хәрби-Диңгез Флотында өч ел стратегик атом су асты көймәсендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.

Һөнәри хезмәтен ул 1977 елда “Маяк” газетасы редакциясендә башлый. Радиотапшыручы, газетаның жаваплы секретаре була. Берничә елдан романтика шаукымы аны нефтьчеләр коллективына – Азнакайның скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсенә алып килә. Биредә бүлек инженеры, КРС мастеры вазифаларын башкара. Бер үк вакытта корпоратив басма – “За повышение нефтеотдачи” газетасын чыгара. Бораулау эшләре идарәсендә күптиражлы “Азнакаевский буровик” газетасы редакторы, “Интех” ширкәте нәшриятында баш мөхәррир була. 2008 елдан 2015 елга кадәр “Маяк” газетасының сәнәгать һәм икътисад мөхәррире вазифасын башкара. Тирән эчтәлекле, җитди проблемалар күтәргән язмалары район гына түгел, республика масштабында да зур популярлык казана. Алар республика, район газеталары “Татнефть” компаниясе уздырган иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар ала. 1987 елдан ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Ул мәзәкләр җыентыгы һәм туган авылы тарихына багышланган “Урсай Ключ – бәллүр чишмәм” китаплары авторы. Вакытсыз вафат булган хезмәттәше Фәһим Шәймәрдановның шигъри иҗатын барлап, китап итеп чыгара. Болардан тыш, җирле авторларның ике дистәгә якын әдәби һәм шигъри җыентыкларын нәшер итүгә әзерли.

Хезмәттәшебез Наил Абдуллинның зирәк акылына, грамоталылыгына, төгәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Энҗе бөртеге кебек тезелеп киткән җөмләләрендә бер генә дә хата, төгәлсезлек табармын димә. Менә шундый тырышлыгы, зирәклеге, матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ТР Премьер министрының рәхмәт хаты, ТР Журналистлар берлеге Дипломы, “ТАТМЕДИА” агентлыгы Грамотасы, Азнакай муниципаль районы башлыгы бүләкләренә лаек була.

Наил Маликович, Сезне олуг юбилеегыз белән ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, көтелмәгән куанычлар телибез. Һәрвакытта да шулай шат күңелле, оптимист булып калыгыз.

 

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

 

Хөрмәт белән һәм яратып, “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев