Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилейларыгыз котлы булсын!

Дамира һәм Газим Нуриәхмәтовларны юбилейлары белән котлыйбыз!

Сарлы авылында туып, шунда гомер кичерүче әти-әниебез Дамира һәм Газим Нуриәхмәтовларның ноябрь аенда күркәм юбилейлары! Әтигә – 80, әнигә 75 яшь. Без, балалары, аларны шушы күркәм гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Ул елларның барлык балалары күргән ачлык, ялангачлык, ятимлек безнең әти-әнине дә читләп узмаган. Шул авырлыкларга түзеп, тормышның ачы газапларын кичереп, инде менә бүгенге матур тормышта безне сөендереп, тигез гомер кичерәләр. Без аларга бары тик изге теләкләр генә телибез. Картлык көннәре бары тик шатлыкта гына үтсен иде. Сәламәт булып, җаннары тыныч булсын. Аларга зур рәхмәтләребезне әйтеп баш иябез! Алар безне дә үзләре кебек кешеләргә яхшы мөнәсәбәтле, гадел һәм намуслы итеп тәрбияләгәннәр. Алдагы гомерләрендә һәр аткан таңга сөенеп, саулыкта, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән озынозак гомер кичерүләрен телибез. Иң изге теләкләр белән: ике кызлары, кияүләре, оныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев