Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Вәлиуллин Риф Хәбибулла улын юбилее белән котлыйбыз!

Югары Стәрле авылында туып, шунда гомер кичерүче әтиебез, бабабыз Вәлиуллин Риф Хәбибулла улының 25 декабрь көнне 80 яшьлек юбилее.

Без, балалары, оныклары, әтиебезне юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Әтиебез сугыш чоры баласы. Ул елларның бөтен балалары күргән авырлык безнең әтине дә читләп үтмәгән. Аллага шөкер, бүгенге көндә әти-әниебез матур тормышта безне сөендереп тигез гомер кичерәләр. Без аларга бары тик изге теләкләр генә телибез. Картлык көннәре бары шатлыкта гына үтсен иде. Сәламәт булып, күңелләре тыныч булсын.

Аларга зур рәхмәт әйтеп башыбызны иябез. Алдагы гомерләрендә дә әниебез белән һәр аткан көнгә сөенеп саулыкта, сәламәтлектә күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән озынозак гомер кичерүләрен телибез.

Иң изге теләкләр белән: кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев