Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Әгълиуллин Әдип Зәки улын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Тымытык авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Әгълиуллин Әдип Зәки улын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән котлап, без сиңа күңелебездәге иң матур теләкләрне юллыйбыз. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлыклар, якыннарың белән бергә куанычлы, тигез, имин тормыш телибез.
Синең гомер һәм хезмәт юлың мактауга лаек. Бик тә җаваплы һәм игътибар таләп иткән җитәкче урыннарда эшләдең. Тормышта гадел, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтең, ихтирамың белән дә аерылып торасың син. Намуслы тырыш хезмәтең бик күп Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән бәяләнде. Көчле рухлы, кирәк чакта кыю булуың Армия сафларында чик сакчысы булып хезмәт итүеңдә дә чагылыш таба.
Әти, син - гаиләбезнең ныклы терәге, һәрчак безгә үрнәк, олы җанлы, кайгыртучан, киң күңелле, сабыр булдың. Һәрчак синең җан җылыңны, ярдәмеңне тоеп яшибез. Безнең өчен куйган тырышлыкларың, кайгыртучанлыгың өчен барыбыз да бик рәхмәтлебез. Алдагы көннәрдә дә һәр туган көнгә сөенеп, балаларың, оныкларыңны колач җәеп каршы
алып, әни белән тигезлектә куанып гомер итәргә язсын.


Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең һәм
оныкларың – кызларың

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев