Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Үчәлле авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле туганыбыз Гарипов Әнфәс Әхтәм улын 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Сабыр, тыйнак, көчле рухың, кешелеклелегең, ярдәмчеллегең белән кадерледән кадерле син! Сынауларга дучар булсаң да, тормышка гашыйк булып, һәр эшне җиренә җиткереп яшәвеңә сокланабыз. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал! Тормыш иптәшең Рузалия белән тигезлектә, татулыкта, кадерләп үстергән балаларың Лилия белән Руслан, аларның гаиләләре, оныкларың, якыннарың, безнең белән мул тормышта, шатлык-сөенечләргә уралып озын-озак яшәргә язсын иде. Амин!

 

Тырыш синең оста кулларың,

Матур синең кылган эшләрең!

Барча туганнарга, дусларга

Изге булды уйларың!

Уңганнарны Ходай күрә,

Җан биргәнгә юнь бирә.

Барлыкның кадерен белеп

Яшик шулай гел бергә!

 

Барлык туганнар, дуслар исеменнән: Илнур-Тәкъсимә, балалар, оныклар. Бу теләкләргә әниебез Нәзифә дә кушыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев