Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

Мәлбагыш авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче тормыш иптәшем, туганыбыз Әхмәдуллин Әсгать Мөхлисулла улы шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез, сине чын күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз. Бәхетнең зурысын, гомернең озынын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Ярдәмчел, туган җанлы, ачык йөзле, киң күңелле булуың белән син барчабызга үрнәк булып торасың. Киләчәктә дә бер-беребезгә терәк булып, озак еллар бергәләп, куанычлар белән яшәргә язсын!

 

Язларда туганмын, диеп
Әйт әле горурланып.
Яшә язгы кояш кебек
Дөньяны нурга манып.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызларың һәм барлык туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев