Күркәм юбилее белән!
Урсай авылында туып, шунда гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Заһидуллин Рәис Хәмидулла улына 4 октярьдә 75 яшь тула.
Ул гомере буена авылда механизатор булып алдынлыкны бирмичә эшләде. Лаеклы ялга чыккач авылдашларның соравын кире какмыйча мәчеттә имам вазифасына кереште. Анда да үзенә ярдәмчеләр оештырып мәчетне бик күркәм итеп яңартты. Ул бик тырыш, гадел кеше.
Хөрмәтлебез! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Алда сиңа бары тик шатлык, куанычлы озын, хәерле гомер язсын.
Әниебез Фәйрүзә белән тигезлектә, муллыкта, сәламәтлек белән яшәргә язсын. Без барыбыз да сиңа иң изге теләкләр телибез.
Балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең Фәйрүзә, туганнарың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев