Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

 20 июньдә – бөтен табигать яшеллеккә, шау чәчәккә күмелгән, кояш җылы нурларын сипкән чорда Хамзин Зөфәр Зәкәрия улы үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы ала.

Мәктәп елларында акыллы, тыйнак, спортсмен булуы, яхшы укуы белән аерылып тора ул. Укытучыларына кинодемонстратор, лаборант булып тәҗрибәләр уздырырга ярдәм итә. Азнакай 1 нче урта мәктәбен тәмамлау, туган авылы Уразайда механизатор булып хезмәт юлын башлау, Армия сафлары, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлау, үз авылында механик булып эшләү, бүгенге көндә “Транссервис” җәмгыятендә шофер – Зөфәр абыйның хезмәт юлы теземнәре. “Зөфәр – тәҗрибәле, ышанычлы, ерак юлларга аны җибәрәбез”, – диләр, эшендә аны хөрмәтләп. Куллары алтын, һәртөрле техникага җан өрә Зөфәр абый. Көрәшче, авыл, район Сабантуйларында бил алыша. Пар канаты акыллы, чибәр Зөлфия апа балалар бакчасында эшли. Икесенә бергә 81 ел хезмәт стажы, шуның 42 елы – Зәфәр абыйныкы!
Шатлык, бәхетне үз авылларында табып, 36 ел матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Тырыш, эшчән, өлгер Хамзиннар мал-туар асрыйлар, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уллары Илнар, кызлары Эльвира, кияүләре Рәлиф, оныклары Ясминә, ике яклап та туганнары – аларның ярдәмчеләре. Олы яшьтәге Нәсимә әбине тәрбиялиләр. Укытучы әниебезнең хәлен белергә, куандырырга да вакыт табалар алар. Зур-зур рәхмәтләр сезгә!
Зөфәр абый, Зөлфия апа! Ходай сезгә балалар, оныкларның ярдәмен, күңел җылысын, назын тоеп, туганнар, дуслар, якыннарыгыз белән бәрәкәтле мул тормышта яшәргә насыйп итсен.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Озак еллар гомер итегез,
Пар канатлы, бер-берегезгә терәк булып
Рубин туегызга барып җитегез!

 

 Иң изге теләкләр белән: Низаметдиновлар, Бикиниевлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев